Белгечләр коронавирус инфекциясе йоктыручыларның кайчан кимиячәген әйтте
«Әгәр прививканың беренче компонентын алгансыз икән, сезнең иммунитет дүртенче дулкынга әзер булачак»
Июль урталарында коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны кими башларга, көз урталарында исә яңадан артырга мөмкин. ДНКОМ молекуляр-генетик тикшеренүләр фәнни үзәге генераль директоры Андрей Исаев шундый фаразын җиткерде.
«Эпидемия дулкыны бер югары күтәрелә, бер кими, — диде Исаев. — Агымдагы дулкын июль урталарында чигенә башлар дип өметләнәм».
Исаев фаразлавынча, коронавирус инфекциясенең яңа очраклары июль аенда бер кимеп алганнан соң көз урталарында – сентябрь ахырында аларның саны янә арта башлаячак.
«Әгәр прививканың беренче компонентын алгансыз икән, сезнең иммунитет дүртенче дулкынга әзер булачак», — диде белгеч.
Исаев нәкъ менә көзен вакцинациянең нәтиҗәсе сизеләчәген искәртте.
Чыганак: Ватаным Татарстан
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев