Логотип Идель
Яңалыклар

Бер айга - 15 мең медицина битлеге

Аларның барысы да Татарстан территориясендә сатылачак.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер май аенда Татарстанда аена 15 миллион медицина битлеге тегә башлаячаклар, дип хәбәр итте. 

  Татарстан битлек тегә торган җиһазларны Кытайдан сатып алып, аларны Казан, Түбән Кама һәм Азнакайдагы сәнәгать мәйданчыкларында урнаштырды. Сүз уңаеннан, битлекләр барысы да Татарстан территориясендә сатылачак.

   Коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан игълан ителгән үзизоляция режимыннан акрынлап чыга башлаганда медицина битлекләренә ихтыяҗ тагын да артачак, ди ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.

 Герман Лернер әйтүенчә, хәзер республикада сигез предприятие битлек тегү буенча алты линиядә эшләрне төгәлләп килә. 

tatar-inform.tatar

фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев