Логотип Идель
Яңалыклар

БЕР МИЗГЕЛ ЭЧЕНДӘ ЙОРТСЫЗ, САРАЙСЫЗ, МУНЧАСЫЗ КАЛГАННАР...

Уйларга да, күзалдына да китерергә куркыныч хәл. Бүгенгесенә шөкер итеп, иртәгесе көнгә планнар корып, зур өметләр белән яшибез.

Уйларга да, күзалдына да китерергә куркыныч хәл. Бүгенгесенә шөкер итеп, иртәгесе көнгә планнар корып, зур өметләр белән яшибез. Ләкин бер мизгел эчендә нигезсез, мунчасыз, сарайсыз калырбыз дип башыбызга да китермибез. 

Ноябрьнең беренче көне 78 яшьлек Гөлсәхрә Шәрәфиева өчен хәвеф-хәтәрдән башланды.

Иртәнге сәгать дүрттә йорты, бөтен хуҗалыгы янып бетте. Әби өйдә үзе генә булмаган, ул көнне Кукмарада яшәүче кызы төн кунып калган. Янгынны авылдашлары, күрше урамда яшәүче Рушан вакытында күреп өлгергән.

Аның ярдәме белән әбиебез һәм апабыз исән калдылар, дип Гөлсәхрә әбинең оныгы Сиринә социаль челтәргә язган иде.

Гомер буе бөртекләп җыйганның мизгел эчендә юкка чыгуын күрү бик авыр. Әбиебез өчен гоме буе томыш иткән нигезсез калу - аяксызк алган кебек булды. Балалары бер авылда булса да, "Үз йортым - үз ятагым", - дип кайтып китә иде, - ди Сиринә.

Янгын бик көчле булу сәбәпле, күрше Яруллиннарның гараж, мал йорты, сарайларын көлгә әйләндергән. 

Кайгы ишектән кергәндә сорап тормый, шуңа күрә башкалар өчен ярдәм кулы сузарга битараф булмасак иде.

Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны Сбербанк 4276 6200 1571 1629 (получатель Ахмиева Алия Ануровна – әбинең кызы) һәм Акбарс 5209 8594 2540 9957 (получатель Ахмиева А.А.) карталарына күчерә ала. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев