ТАССР 100 ел
Яңалык/Эксклюзив
-
Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара 3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә.
-
Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот! Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.
-
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.
-
РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
Видео
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
"Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?": Зөлфәт Хәкимнең романы буенча фикер алышу
2022 елның 8 декабрендә 15.00 сәгатьтә Язучылар берлеге бинасында Әдәби тәнкыйть һәм Проза секцияләренең берләштерелгән утырышы була.
Көн тәртибендә:
- “Хәзерге татар прозасы: табышлар һәм югалтулар” циклыннан Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?” романы буенча фикер алышу булачак, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге.
Әлеге роман Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында (2021) җиңеп чыкты. Роман “Казан утлары” журналында (2022 ел, №7-8) басылып чыкты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз