Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Бер тәүлектә йөздән артык татарстанлыда коронавирус!

    Бүген Татарстанда коронавирусның 102 яңа очрагы теркәлгән. 

    Кичәге статистика буенча 91 кешедә коронавирус тапканнар иде.

    10 кешене хастаханәгә алып киткәннәр, 92 кеше җиңел формада авырганлыктан дәвалануны өендә уза.

    1 очрак чит илдән кергән, 101 кеше вирусны якыннары белән контактка кереп йоктырган.

    Реклама

    18 яшькә кадәрге 7 бала,
    18 яшьтән 30га кадәр – 40 кеше,
    30дан 50гә - 23,
    50дән 60ка – 20,
    60тан 70 яшькәчә - 9,
    70тән 80 яшькәчә - 2 кеше
    80 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге 1 теркәлгән.

    Географиясе буенча карасак:
    Казан – 75,
    Яр Чаллы – 1,
    Кукмара -1, 
    Буа - 3,
    Биектау - 3,
    Норлат - 1,
    Арча - 2,
    Яшел Үзән - 6,
    Лаеш - 2,
    Югары Ослан -1,
    Апас - 3,
    Саба -3,
    Питрәчтә 1 кеше теркәлгән.

    Татарстанда барлык период эчендә 1310 кешедә коронавирус табылган. 

    Барлыгы 184 кешене (соңгы тәүлектә 20 кеше чыккан) хастаханәдән чыгарганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ