Логотип Идель
Яңалыклар

Бер укучының кулында телефон шартлаган?!

Волгоградта 11 яшьлек укучының кулына телефон шартлаган.

Телефонсыз тормышны беребез дә күзалдына китерми. Кайда булсак та, куллар үзеннән-үзе үзе шуңа үрелә. Ләкин телефонның сәламәтлеккә тискәре йогынтысы, куркынычлыгы турында да онытмасак иде.

Волгоградта 11 яшьлек укучы, кулында телефоны шартлау сәбәпле, зыян күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы язды. Малай мәктәпкә җыенганда кесәсенә телефонын сала. Бераздан кесәсе җылынганын сизеп алгач, телефонын кулына ала. Ләкин гаджет инде шартлар дәрәҗәгә җитә һәм кмалайның кулын яндыра. Зыян күргән укучыны хастаханәгә озаталар. Хәзерге вакытта полицейскийлар баланың травма алу факты буенча тикшерү үткәрә.

Фото: piхabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Волгоград телефон шартлаган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев