Логотип Идель
Яңалыклар

Бердыевка - рәхмәт, Шароновка - уңышлар!

Яшьләр командасының тренерлар штабын җитәкләгән Роман Шаронов «Рубин»ның баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Яшьләр командасының тренерлар штабын җитәкләгән Роман Шаронов «Рубин»ның баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта клубның Twitterдагы аккаунтында хәбәр ителә.

«Роман Шаронов - клубның легендасы, уенчы буларак, безнең команда белән аның яңа тарихында барлык уңышларын кичерде. Уенчы карьерасы тәмамланганнан соң, ул клуб системасында эшләде: яшь футболчылар әзерләүне җитәкләде, Академиядә тренер булды, аннары яшьләр командасына эшкә күчте», — дип сәламләделәр тренерны «Рубин» матбугат хезмәтендә.

Шаронов Казан клубы составында 296 матч үткәрде, дип яза Татар-информ

Кичә команданың баш тренеры Корбан Бердыев үз вазифасыннан әле китте, әле бу хакта расланмады, диелсә дә, бүген инде вәзгыять башкача яңгыраш алды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Татарстан спорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев