БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ?
Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды. Проект Туган тел елын йомгаклау һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын каршылау уңаеннан оештырылды.
Нәзарәттә татар онлайн-мәдрәсәсе проекты тәүге тапкыр рәсми рәвештә журналистларга тәкъдим ителде. Күп санлы сорауларга җавап бирүчеләр арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәхсән үзе дә бар иде.
Беренче эш итеп Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы нәтиҗәләре – 2020 ел йомгаклары белән таныштырып узды.
“Елның иң зур казанышы – “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәтен бастыру һәм аны бар татар җәмәгатьчелегенә таныту булды. Ул татар яшәгән һәр йортта үзенең лаеклы урынын ала килде дип әйтсәк тә, хата булмас. Туган телне саклау турында мөрәҗәгать белән башланган басма Татарстанның һәр мәчетенә, Россиянең 12 мөфтиятенә, Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкиллегенә, “Штаб татар Москвы” оешмасына китте, ул шулай ук «Милләт җыенында», Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумы, мөфтиятнең мөселман яшьләре форумында таратылды. Китапның аудиоверсиясе дә чыкты. Шушы ук аудиоязма Төркиядә җитештерелә торган Коръән каләменә кертелде. Аның программасында хәзер, дөньяның башка милли телләре белән беррәттән, Коръәннең татарчага тәрҗемәсе дә урнаштырылды. Туган тел елы кысаларында Татарстанның 100 мәчетендә татар теле курслары оештырылды. Моннан тыш, Алабугада “Ихсан” мәктәбе ачылды. Пандемия шартларында да татар милли традицияләрен торгызган “Яшь килен” проекты эшләде. 2020 елның соңгы казанышы – татар онлайн-мәдрәсәсе. Хәзер ислам дине нигезләрен читтән торып, интернет аша өйрәнеп булачак. Ул 100% татар телендә!” – дип билгеләп үтте мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, "Хозур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин:
- Без әлеге мәдрәсә аша беренче чиратта тәһарәт алу, намаз уку тәртипләрен үтемле итеп аңлатып бирүне максат итеп куябыз. Биредә 12 яше тулган үсмерләр дә укый алачак. Мәдрәсә уку өчен электрон почта яисә социаль челтәрләр аша теркәлергә кирәк булачак, диде.
Татар онлайн-мәдрәсәсендә дәресләрне видео, текст һәм аудио форматларында үзеңә уңайлы урында, тәүлегенә 24 сәгать дәвамында интернет челтәренә тоташкан теләсә кайсы җайланмадан (компьютер, планшет, смартфон һ.б.) үзләштерергә мөмкин. Оештыручылар иң беренче чиратта хәзерге заманда мәгълүмат алуның иң кулай һәм җайлы форматы булган видеодәресләргә төп игътибар юнәлтте. “Мәдрәсә” өчен барлыгы 7 дисциплина – ислам хокукы (фикъһе), гакыйдә, Коръән һәм тәфсир, ислам әхлагы, гарәп теле һәм тәҗвид, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сирасы (тормыш юлы) һәм татарларда Ислам тарихы – буенча 124 видеодәрес яздырылды. Аларның һәрберсе якынча 15 минутлык озынлыкта. Онлайн-мәдрәсәдәге контент Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан мәчеткаршындагы курслар өчен эшләнгән һәм кабул ителгән уку-укыту программасы нигезендә гамәлгә ашырылды.
Онлайн-мәдрәсә остазлары итеп республикабызның югары дини уку йортларында гыйлем алган һәм Диния Нәзарәтенең дини эшчәнлек алып барырга хокук бирүче Шәһадәтнамәсенә ия булган имамнар җәлеп ителде.
Нәзарәт тәкъдим иткән беренче татар онлайн-мәдрәсә проекты хәзерге вакытта интернеттагы билгесез "шәех"ләрнең лекцияләренә, шикле булган видеодәресләргә бердәнбер альтернатива булып тора, дип яза Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайты.
Беренче татар онлайн-мәдрәсәсенең эше буенча сораулар белән Инстаграмда махсус булдырылган @tatarmedrese аккаунтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
«Идел» журналы 16+
Теги: онлайн-мәдрәсә, Татарстан Диния нәзарәте, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев