-
ВИДЕО: Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән” Татар журналистикасы турында чын дөресе! Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән”.
-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
БЕРЕНЧЕ ТАТАР АКТРИСАСЫ ТУРЫНДА СПЕКТАКЛЬ ЧЫКТЫ
Кариев театры актрисасы Халидә Сөнгатуллина тамашачы алдына беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская образында чыкты. «Яратып туялмадым» мелодрамасының премьерасы актрисаның юбилеена багышланган иде.
Айгөл Әхмәтгалиеваның «Яратып туялмадым» пьесасы буенча спектакльне Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов куйды. Рәссам — Булат Гыйлванов. Композитор — Зөлфәт Вәлиуллин.
Спектакльдән соң Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинаны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Казан театрлары артистлары котлады.
«Мин беренче тапкыр театрга аяк баскач, театр җитәкчесе Фәрит Хәбибуллин: „Гыйззәтуллина килде“, диде. Мин борылып карадым, артымда берәү дә юк иде», — диде Халидә Сөнгатуллина тамашачысына рәхмәт сүзләрен әйткәндә.
«Яратып туялмадым» мелодрамасының беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның Чистай интернатындагы соңгы көннәренә багышланган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз