-
Варламов Казан биналарын Русиянең иң ямьсез биналары исемлегенә керткән Күпчелек кеше, матур яки матур түгел дип сөйләгәндә, үзенең зәвыгыннан чыгып фикер йөртә, ләкин бу начар зәвыкны үстерүгә сәбәп булырга тиеш түгел, ди рейтинг авторы.
-
Эмиль Гариповның "Ак Барс"тан кая китүе билгеле Гарипов Омск клубы белән бер елга килешү төзегән һәм ул 43нче номер белән бозга чыгачак.
-
Шамил Садриев истәлегенә Шамил Садриев Түбән Кама һәм республика данын бөтенроссия һәм халыкара ярышларда яклады, шәһәрдә спортның көрәш төрен үстерүгә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертте.
-
Шагыйрь Рафаил Сираҗи вафат Бүген Чүпрәле районында язучы, шагыйрь Рафаил Сираҗетдин улы Субаев (Рафаил Сираҗи) вафат булды.
-
Чүп-чарны өйдән чыгарырга кирәкме? Инстаграмдагы туры эфирдан кисеп алынган видео мессенджерлар ярдәмендә таралырга да өлгерә. Хәзер инде бу турыда федераль каналлар да язалар.
-
Фәнис Яруллин: «Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр...» Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр, Бик усал шул бездә кешеләр.
-
Ашыкты әти кеше, яки бер көрәш кыйссасы Соңгы вакытта халык арасында таралып баручы “бетерделәр татар көрәшен “ дигән гыйбарәгә тагын килеп тертелдек чираттагы ярышыбызда.
-
Хәсән Туфан: Агыла да болыт агыла Яланаяк килдем дөньяга, Шулай гына, бәлки, китәрмен. Ә син, яңгыр, искә төшермә!
Беренче Татарстан-Үзбәкстан фильмы төшерелә башлый!
19 июльдә Татарстанның Мамадыш районы Шәдче авылында тулы метражлы «Сөмбел» нәфис фильмы төшерелә башлый. Исегезгә төшерик, булачак кинотасма – Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак проекты. Фильм танылган татар язучысы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча төшереләчәк. Ул – кино өлкәсендә Татарстан һәм Үзбәкстан арасындагы беренче уртак проект. Картина режиссеры - Рәшид Маликов. Аның «Стойкость» фильмы 2018 елгы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурстан тыш программасында күрсәтелде. Татарстан ягыннан режиссер – «Мулла» фильмын төшергән Рамил Фазлыев. Сценарий авторы - актер, режиссер, Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев.
Фильм күренешләре шулай ук Үзбәкстанда да төшереләчәк. Баш героиняны үзбәк театры артисткасы Динара Асанова уйный. Төп ирләр рольләрен татар артистлары уйный. Фильмда барлыгы 27 герой катнаша.
Татарстанда фильмны «Татаркино» төшерә.