Логотип Идель
Эксклюзив

“Булма надан! Ту яңадан, мәгърифәтле анадан!”

Г. Камал театрында Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры тарафыннан  Туфан Имаметдинов режиссерлыгында иҗат ителгән “Таң вакыты” дип аталган хореографик спектакль күрсәтелде.

Театр... Күпме көч, күпме хис бар бу сүздә. Һәрбер спектакль тамашачыга нәрсә дә булса аңлата, ничек тә булса тәэсир итә. Һәм театр үз көчен сакласын өчен, аның һәрвакыт яңарышы, үсеше булырга тиеш. Һәм шундый максат белән 30 ноябрьдә “Һөнәр” дип аталган XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале старт алды. Шушы фестиваль кысаларында Г. Камал театрында Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры тарафыннан  Туфан Имаметдинов режиссерлыгында иҗат ителгән “Таң вакыты” дип аталган хореографик спектакль күрсәтелде.

 “Таң вакыты”- Сәгыйть Рәмиевның төп әсәрләренең берсе. Бу шигырьдә яңа тормыш, татар халкының үзаңы үсеше, уянуы тасвирлана. Таң ату күренеше белән кеше, халык тормышы арасында чагыштыру бар. Һәм бу аллегория таң атканда, кешенең йокыдан уянып, тормышны барлык реальлеге  белән күрергә мөмкинлеге белән аңлатыла.

Әмма тамашачының игътибарын җәлеп итү өчен әсәрнең эчтәлеге генә җитми. Аның өчен актерларның геройның хис-кичерешләрен, дөрес, үтемле итеп караучыларга җиткерә белүе дә мөһим.

“Таң вакыты” сәхнәләштерелү өчен, гомумән, авыр әсәр. Чөнки темасы катлаулы булудан тыш, теманы ачуда бер генә кеше катнаша. Шуңадыр да алдан тамашачыларга спектакльнең эчтәлеген аңларга кыенрак булгандыр. Әмма шуны да әйтеп үтәргә кирәк, спектакльнең мәгънәсен аңлар өчен, декорацияләрдәге йөгерүче юл рәвешендә урнашкан шигырьнең юллары булышты.

Спектакльнең башында ук, тамашачыларны Сәгыйть Рәмиевның татар халкын мәгърифәткә, аң- белемгә өндәүгә нинди зур көч куйганы белән таныштырдылар. Ә геройның хис-кичерешләре шигырь дәвамында актерның бию-хәрәкәтләре белән тасвирланып бара. Геройның буталчык уйлары, ялгызлык хисләре... Барысы да тамашачыга пластика аша күрсәтелә.

Актер да Сәгыйть Рәмиевның үзенә охшаган. Блондин, зур күзле. Өстәвенә, югары дәрәҗәдә пластикалы.

Йөгерә торган шигыри юл тамашачылар өчен мәгънәне аңлатуда зур роль уйный, чөнки спектакль дәвамында шигырь юллары барысы да татарча язылып барса, ахырга таба татарның Ә, Ө, Ү, Ң, Җ, Һ кебек хәрефләре башка символлар белән алыштырыла. Шушы өлештә шигырьнең иң әһәмиятле юллары да яңгырый. Берничә кабат “Булма надан! Ту яңадан, мәгърифәтле анадан,” дип яңгыраган сүзләр белән спектакль тәмамлана.

Шунысы кызык, спектакль күз яшен “сытып” алмый, әмма мәгънәне аңлаган тамашачыны тирән уйга сала.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X