Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    БЕТӘСЕ БУЛМАДЫ... КОРОНАВИРУСНЫҢ КУРКЫНЫЧ ЯҢА ШТАММЫ ЧЫККАН

    Бүген Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) ЮАР һәм Ботсванада ачыкланган коронавирусның тиз таралучы яңа штаммы табылу сәбәпле гадәттән тыш очрашу үткәрә. Бу хакта “РИА Новости” дөнья матбугаты хәбәрләренә таянып яза.

    Моңа кадәр Бөекбритания галимнәре Ботсванада коронавирусның 32 мутация китереп чыгаручы яңа штаммының пәйда булуы турында кисәткән. Мутацияләрнең күбесе бик тиз таралу сәләтенә ия булуын һәм вакциналарга бирешмәүчәнлеген күрсәтә икән. ЮАР илкүләм институты да илдә яңа штамм ачыклануын, бүгенгә 22 очрак ачыклануын раслаган.

    Реклама

    ВОЗ белгечләре бу штаммның, чыннан да, куркыныч тудырырлыкмы, әллә инде кызыксыну тудырырлыкмы гына икәнен ачыкларга тырышачак.

    Чыганак: Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы