Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!

    Казандагы хостелга кытайларны кертмиләр?!

    Казандагы хостел коронавирус йоктыру куркынычы янау сәбәпле, кытайларны урнаштырудан баш тарта.

    Рус һәм кытай телендә язылган игълан кичә "Лайк Хостел" ишекләрендә пәйда булды. Анда кунакханә җитәкчелеге КХР гражданнарына, дөньяда куркыныч коронавирус инфекциясе таралуны аңлатып, урнаштырудан баш тарта.

    "Без кунакларыбыз өчен борчылабыз. Бирегә чит ил кешеләре, балалары булган гаиләләр һәм өлкән кешеләр керә. Бүгенге көндә Русиядә зарарлану буенча ике очрак теркәлгән, һәм без даими яшәүчеләрне куркыныч астына куярга теләмибез", — дип аңлата хостел администраторы.

    Хостелда әйтүләренчә, әлегә аларга белдерү буенча дәгъвалар булмаган.

    tatar-inform.ru

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!
    • "Татмедиа" онлайн-кибете