БЕЗДӘ - БИК АКРЫН ТЕМПТА ҮСӘ
Татарстан Республикасы Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны иң акрын темпларда арта торган төбәкләр арасында әле дә булса лидерлар рәтенә керә.
Татарстан Республикасы Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны иң акрын темпларда арта торган төбәкләр арасында әле дә булса лидерлар рәтенә керә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, 8 ноябрьдә бары тик Чукотка автономияле округында гына бер очрак та теркәлмәгән.
Татарстанда үсеш темпы 0,7 процент тәшкил итә. Республика Мәскәү өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы, Марий Эл һәм Чувашия республикалары белән бергә рейтингта өченче баскычны били.
«Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Чукотка автономияле округы — 0 процент, 2. Дагыстан Республикасы — 0,5 процент, 3. Мәскәү өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы, Марий Эл Республикасы, Чувашия Республикасы, Татарстан Республикасы — 0,7 процент», - диелә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәрендә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев