-
ФАТИРНИК: «ИДЕЛ» ДУСЛАРЫН ҖЫЯ «Идел» яшьләр журналы апрель саны дөнья күрү уңаеннан дусларын җыя. Яшьләр белән бер дулкында яшәүче журналның апрель саны авторларның төрлеге, язма геройларының кыю фикерле булуы белән аерылып тора.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Безнең тамашачы рәхмәтле ул, яки румын театрын да күрдек...

XIV «Нәүрүз» төрки халыклар театр фестиваленең рәсми өлеше инде тәмам. Кичә фестивальдә катнашучыларның соңгы спектакле - махсус кунак Nottara Theater (Бухарест, Румыния) башкаруында Ж.-Б. Мольер һәм М. Булгаков әсәрләре буенча «Moliere»ны Г. Камал исемендәге театрның зур залында карадык. Спектакльнең режиссеры – Роман Феодори (Красноярск).
Румын театрына аншлаг иде. Чөнки әле “Нәүрүз” фестивале башланыр алдыннан ук аның сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев Nottara Theater турында: «Быел румын театры спектакль тәкъдим итәчәк, – дип сөйләп, соң дәрәҗәдә кызыксындырды. – Без Румыниядә фестивальдә булдык, ул безгә бик ошады. Без аны фестиваль кунакларына да кызыклы булыр һәм “Нәүрүз” афишасын бизәр дигән фикергә килдек». Табигый, шушындый рекламадан соң румын театрын һәм румын халкы вәкилләрен һәркемнең үз күзе белән күрәсе килә иде!
Йә, хуш, ниһаять, аларны да күрергә насыйп булды. Моннан егерме еллар элек Булгаков әсәрләре белән бик мавыккач, “Мольер әфәнде тормышы” пьесасының язылу тарихы белән әзме-күпме таныш идем инде, спектакльдә урысчага тәрҗемә дә сыйфатлы, аңлаешлы. Үзәктә – Мольер биографиясе. Ләкин спкектакль теле катлаулы – димәк, бөтен тамашачыга да аңлашылмый торган. Булгаков әсәре белән бәйләнеш шартлы рәвештә сакланган, сюжетка француз “комедианты” Мольерның “Тартюф”, “Дон Жуан”, “Скапен алдакчылары”, “Авыруга сабышучы” кебек пьесалары да “үрелеп” киткән. Яхшымы бу татар тамашачысы өчен, начармы? Һәрхәлдә, “шундый спектакльләр дә була икән” икән дип тел шартлатып, Аурупа театрындагы юнәлешләрнең берсе белән танышырга форсат туды. Нигезле сюжет, шахмат тактасындагыдай ныклы тәртип урынына, сәхнәдә көтүләре белән йөгереп йөрү (режиссер моны “13 индивидуаль артистны бердәм ансамбльгә берләштерү” дип атый), төрле хәрәкәтләр (белгечләр моны “пластика”, “феерия” диләр бугай), авазлар – болар әлегә чит-ят тоела. Ләкин кемнәр өчендер хаосның да үз тәртибе бар!
Инде Аурупа трендларының төрки, шул исәптән татар-башкорт театрына да үтеп керә башлавы сизелә. Билгеле, болар барысы да – зәвекъ эше. Бәя бирүне исә тәнкыйтьчеләргә һәм театр белгечләренә калдырыйк. Шулкадәр ара үтеп килгән румын театрының спектакле, билгеле инде, көчле алкышларга күмелде. Безнең тамашачы рәхмәтле ул. Румын дуслар Казан һәм «Нәүрүз» тамашачысының кабул итүеннән бик разыйдыр, дип ышанам.
Фестиваль дипломнарын тапшырганнан соң, Камал театры актеры Фәнис Җиһанша XIV «Нәүрүз»нең “вәкаләтләрен” тантаналы төстә XV «Нәүрүз»гә тапшырды.
Бүген, 8 июньдә 20.00 сәгатьтә Кабан күле буендагы мәйданда Нәкый Исәнбәт либреттосына композитор Нәҗип Җиһанов иҗат иткән “Түләк” эпик операсы күрсәтелә. Шуның белән XIV “Нәүрүз” төрки халыклар театр фестивале тулаем тәмамлана. Спектакльне Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе әзерләгән.
Рузия Сафиуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз