Логотип Идель
Яңалыклар

“БЕЗНЕҢ ҖЫР” – ТАНСЫК КОНЦЕРТ!

“Безнең җыр” гала-концерты 1 октябрь көнне Филармония концертлар залында узачак.

Бүген “Безнең җыр” гала-концертына багышланган матбугат конференциясе узды. Кунаклар арасында Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театры директоры, “Калеб” яңа буын җыены җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова, шагыйрә Гөлүсә Батталова, композитор Зөлфәт Вәлиуллин һәм җырчы, Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина бар иде. Алар үзләренең проекты турында сөйләп узды.

Сүзне Гүзәл Сәгыйтова концертның уздырылу вакытының үзгәрешеннән башлады:
- 2019 елның языннан башланган проект иде бу. Узган елның октябрендә без инде концерт турында уйлый башладык, әмма бу вакытта опера театры гастрольләргә китте, Артур Исламовлар була алмады, аннары соң декабрьгә калдырырга булдык. Декабрь аенда без аны конкурс итеп эшләдек, чөнки 30 җыр белән уздырган концерт бик озакка сузылачак иде. Аннары яз көне без матбугат конференциясенә килеп, 1 апрельдә гала-концерт була, дип сезне чакырдык. Ул пандемия аркасында күчерелде. Һәм бүген без сезне 1 октябрь көнне Филармониядә узачак гала-концертыбызга чакырырга телибез.

Очрашу вакытында проектка багышланган видеорәт тә күрсәтелде, анда без катнашучыларның ничек әзерләнүләрен карадык.

Гүзәл Сәгыйтова гала-концертка кергән җырлар турында да әйтеп узды:
- Сайлап алынган 20 җыр яңгыраячак. Соңгы 20нче җырны Интертат.ру белән сайтта сораштыру үткәреп, сайладык. Анысы җюрилар тарафыннан түгел, ә нәкъ менә тамашачы теләген исәпкә алып гала-концерт программасына керде.

“Безнең җыр”ның исеме турында да кызыксындык, әлеге атаманы ничек кушарга булуларын Гүзәл Сәгыйтова аңлатты:
- Проектны башлаган 2019 елны “Яңа татар җыры” дип тә атамакчы идек. Исемне түгәрәк өстәлдә сайладык. Шунда Рүзәл Мөхәммәтшин “Безнең җыр” дигән тәкъдимен әйтте. Әлеге атамада пафос та юк: ничек булдырабыз, шулай. “Яңа татар җыры” дигәндә алдан ук югары биеклек куела. Без халык көткән өметен акламаска мөмкин идек. Ә “безнең җыр” безнең күңелдәге халәт, безнең яшьләрнең яшәеше, аларның нинди сәләткә ия булуларын күрсәтә.

Әлеге сорауга җавапны җырчы Илүсә Хуҗина да тулыландырды:
- Өч шәхес иҗат иткән әсәр – ул заказ буенча язылган әсәр түгел. Ул безнең йөрәктән чыккан хис, уй-кичерешләр. Беренче очрашуыбызда бик күп дискуссия булды. Шуңа да лабораториянең исеме җисеменә туры килә. Шушы әсәрләрне иҗат иткәндә башкаручыларның фикерен ишетергә теләделәр, моның өчен бик зур рәхмәт. Бу безнең өчен кадерле. Әлеге проектны мин танышу, аралашу, иҗат урыны дип кабул итәм. “Безнең җыр” озын гомерле булсын иде.

Композитор Зөлфәт Вәлиуллин фикеренчә, әлеге иҗади коллабарация турында әйтеп үтте:
- Шәхсән үзем һәрбер җырчы белән таныш идем. Ләкин алар белән иҗади бәйләнешкә кергән юк иде: бөтен кеше белән бәйләнешкә кереп булмый бит, моның өчен ниндидер этәргеч булырга тиеш. “Безнең җыр” лабораториясе нәкъ менә шушы этәргеч ролен үтәде дә инде. “Безнең җыр” – ул минем яшьтәшләрем, безнең буын хезмәте.

Гүзәл Сәгыйтова:
- “Калеб” яңа буын җыены башланганда без эстрада, җыр темасына да күп бәхәсләшә идек, аны тәнкыйтьли идек. Минем гел әйтеп килә торган фикерем бар: тәнкыйть – ул иң җиңел юл. Ә менә шушы вәзгыятьне үзгәртү, аңа кечкенә генә өлеш кертү, адым ясау – ул инде башка. “Калеб” шуннан башланып китте. 7 ел буе “Калеб”тә азмы-күпме җырлар да туды, иҗади тандемнар да барлыкка килде. Ягъни без тәнкыйтьләмибез, ә үзебезнекен булдырабыз, сүзебезне эшебез аша җиткерәбез.


Шагыйрә Гөлүсә Батталова:
- “Безнең җыр” проектына чакырылгач, мин үземне сандугачлар күченә килеп кергән ала карга кебек хис иттем. Ә мине чакыручылар алай уйламаганнар. Иҗатымны җыр язу өчен җайлы шигырьләр дип санамыйм, әмма мин шушы агымга кереп китә алдым. Оештыручыларның күңелендә әлеге хыялның тууы фәрештәләрнең “Амин!” дигән сүзенә туры килгән, ахры. Без шуның хәтле бер-беребезгә рухи яктан якын кешеләр булып чыктык… Филармониядәге концертыбыз бик үзенчәлекле, бик тансык чара булып үтеп китәр, әмма аның эше дәвам итәр. Һәм бу, минемчә, иң зур нәтиҗә.

“Безнең җыр” гала-концерты 1 октябрь көнне Филармония концертлар залында узачак.
 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев