-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
"Безнең җыр"ны тыңларга кил!
Җәй көне "Калеб" яңа буын берләшмәсе "Безнең җыр" дип аталган проект башлап җибәргән иде. Әлеге чараның максаты: татар классик җырлар фондын баету.
Әлегә кадәр иҗат лабораториясенең ике этабы узды һәр этабында катнашучылар (шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар) төркемнәргә бүленеп, үзләренең җырын тәкъдим итте.
Проектның дәвамы 18 декабрьдә, 19.00дә Кариев театры бинасында (Петербург урамы, 55б) булачак. Ул көнне әзер 32 җыр арасында финалга чыгачак һәм концертта тәкъдим ителәчәк 20 җыр сайлап алыначак. Финалга чыгачак җырларны жюри әгъзаларыннан тыш, тамашачы да билгели ала. Тавыш бирү tatar-inform.tatar сайтында барачак.
Җырларны тыңлап бәя бирүче экспертлар арасында Венера Гәрәева, Сәгыйть Хәбибуллин, Әлфия Җаппарова, Рәмис Аймәт, Илсөяр Иксанова, Данияр Соколов, Ризәлә Исмәгыйлева, Айдар Сәлахов, Гөлназ Гыйлемҗанова кебек танылган шәхесләр булачак.
«Безнең җыр» музыкаль проектының ярымфинал концертында Илһам Шакировның рояле сәхнәгә чыгарылачак. Ә проектның финал концерты ТАССРның 100 еллыгына нисбәтле рәвештә 2020 елга планлаштырыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз