Логотип Идель
Эксклюзив

“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект"

Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.

“Безнең заман – Наше время” республика күләмендәге телевизион фестивальгә гаризалар кабул итү дәвам итә. Быел унынчы мәртәбә уздырылачак фестиваль 18 яшьтән 35 яшькә кадәр эшче яшьләрне берләштерәчәк. Юбилей елы булганга күрә, быел катнашучыларның яшь диапазоны да киңәйтелгән: чарада 45 яшькә кадәр эшчеләр катнаша ала, ләкин аларның саны, ягъни 35-45 яшь аралыгындагы катнашучылар саны, 50 проценттан артмаячак.

Фестиваль эшче һөнәрләрне популярлаштыруны максат итеп куя һәм эшче яшьләргә иҗади потенциалларын ачу өчен мәйдан булдыра.

“Бу хәрәкәт иҗади юнәлештә үз-үзеңне табу өчен мөһим роль уйный. Проект форматында башланган эшнең быел инде юбилей елы. Татарстан Республикасы Президенты канаты астында үскән, кечкенә орлыктан башланган эш бүген кешеләр өчен дә, оешма җитәкчеләре өчен дә зур әһәмияткә ия. Проект республика күләмендә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә дә танылу алды, чөнки ул фестивальгә ЮНЕСКО статусы бирелде – бу бик зур дәрәҗә”, - дип фестивальнең әһәмиятен билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Былтыр фестивальдә Татарстан Республикасының 42 муниципаль берәмлегеннән 180нән артык оешма катнашкан (катнашучылар саны – 1307). Быел фестиваль 1 марттан алып 7 ноябрьгә кадәр уза. Зона этаплары республиканың өч шәһәрендә – Әлмәт (30 сентябрь – 1 октябрь), Түбән Кама (7-8 октябрь) һәм Казанда (14-15 октябрь) үтәчәк.

Эшче яшьләр фестиваленең әһәмияте турында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов та сүз тотты.

“Безнең заман – Наше время” фестивале, “Созвездие – Йолдызлык” һәм “Сәләт” белән беррәттән, – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект. Хәзерге вакытта өч төрле проблема бар: бердән, яшьләрнең 67 проценты яшьләр сәясәтеннән хәбәрдар түгел, икенчедән, 37 процент яшьләрне торак мәсьләсе борчый, өченче проблема – яшьләрнең 31 проценты эштә “янып чыга”. Әлеге фестиваль бу проблемаларны чишәргә һәм халкыңа, гаиләңә кирәклелек хисен арттырырга ярдәм итә. Бу проект берочтан демография мәсьләләсен дә хәл итә – чара барышында яшьләр табыша һәм яңа гаиләләр туа”, – ди Дмитрий Туманов.

Фестивальдә катнашу өчен оешмалар тулы команда, коллектив яки аерым катнашучыларны тәкъдим итә ала. Алар өч төрле номинациядә көч сынаша, болар – “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше”, “Шөһрәт казанган минут”. Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына (ул ел саен кулдан кулга күчә) һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак. Фестивальнең гала-концерты 7 ноябрь көнне «Пирамида» күңел ачу комплексында узар дип көтелә.

Фото: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев