Логотип Идель
Яңалыклар

Безнекеләр янә "Алтын битлек"кә дәгъва кыла

Быел Туфан Имаметдинов "Әллүки" спектакле белән өч номинациядә катнаша.

Безнекеләр тагын "Алтын битлек" театраль премиясенә дәгъва кыла. Узган елда Туфан Имаметдинов куйган "Әлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла "Алтын битлек" милли театр премиясен алды. Быел Туфан Имаметдинов "Әллүки" спектакле белән өч номинациядә катнаша. Спектакль  "Опера спектакле" номинациясендә, Туфан Имаметдинов "Режиссер эше", Эльмир Низамов "Музыкаль театрда композитор эше" дигән номинацияләрдә җиңүгә дәгъва кыла.

"Әллүки" спектаклен быел март аенда беренче мәртәбә сәхнәгә чыградылар. "Әллүки" – үлеп барган төрки телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләреннән төзелгән спектакль. Режиссеры Туфан Имаметдинов әлеге спектакль турында мәктәпләрдән татар телен кыскарту башлангач уйлап тапкан.

  Шигырьләрне Казан яшь тамашачы театры артистлары һәм ишетмәүче һәм сөйләшмәүче яшьләр укый.

Чыганак: #Әлиф иҗат төркеме 

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев