-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Бөгелмәдә мөнәҗәтләр фестивале узачак
Шәгъбан аеның 4-нче көнендә (28 мартта), Бөгелмәдә “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бәйгене Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештыра.
Быелгы фестиваль нәзарәт игълан иткән Туган тел елы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелә.
Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла, дип Диния нәзарәте сайты.
Конкурста катнашу өчен җиде яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр чакырыла. Ярыш ике номинациядә узачак: “Соло” һәм “Ансамбльләр”. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итәчәк. Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солист һәм ансамбль конкурста катнашу хакында сертификатлар алачак.
Узган елны мөнәҗәт фестивале ике йөздән артык сәләтле башкаручыны үзенә җыйган иде.
Фестиваль хакында тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 20 мартына кадәр Бөгелмә шәһәре, Краснослободская урамы, 68-нче йорт адресы буенча кабул ителә.
“Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале 28-нче мартта 09.30 сәгатьтә Татар мәдәнияте үзәгендә узачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз