Логотип Идель
Яңалыклар

БҮГЕН - 45 ОЧРАК

Аларның икесе чирне республикадан читтә эләктергән.

Татарстанда коронавирус инфекциясе белән тагын 45 кеше авырган. Аларның икесе чирне республикадан читтә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшь буенча, 26 очрак 30дан 50 яшькә кадәр татарстанлылар арасында ачыкланган. Шәһәр һәм районнар буенча, Казанга — 34, Әлмәт, Буа һәм Биектау районнарына — икешәр, Алексеевск, Әлки, Чүпрәле, Нурлат һәм Питрәч районнарына берәр очрак туры килә.

«Җиде кеше хастаханәгә салынган, 38 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Республикада инфекция тарала башлаганнан бирле барлыгы 8,4 меңнән артык кеше авырды, 7,5 меңнән артык кеше терелде, шул исәптән 46сы — узган тәүлектә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев