Логотип Идель
Яңалыклар

БҮГЕН ЕВА ИСЕМЛЕ РОБОТНЫ КАЙСЫГЫЗ КҮРДЕ?

Ул анда нишләп йөргәнме?

Татарстанда 11 сентябрьдә сайлаулар башланды һәм ул 13 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе уза: Татарстан Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлау, РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар.

Казанда 165 нче сайлау участогына Казан федераль университетының IT-лицееннан Ева исемле робот килде.

Ул анда нишләп йөргәнме?

Робот үзе белән техник паспорт алган. Сайлау комитетының бер әгъзасының өстәленә килеп җиткәч, Ева исәнләшеп, тавыш бирергә теләк белдергән. Яшен сорагач, ул үзенә өч яшь, дип җавап биргән. Билгеле, өч яшендә ул үз тавышын бирә алмыйча калган.

Әлеге робот КФУның IT-лицеенда укытучы булып "эшли" икән. Ул рус телендә сөйләшә һәм математика, физика, информатика һәм химия дәресләрендә укытучыларга ярдәм итә.

Видеокамера ярдәмендә робот дәрес барышын күзәтә ала икән.

Ә сез аны бүген күрдегезме?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: сайлау, робот,Ева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев