-
Кайбер төбәкләрдә битлек китү режимы кире кайтарыла Сүз коронавирус белән авыручылар санының бер атна күрсәткече 100 мең кешегә 50 очрактан артып киткән территорияләр турында бара.
-
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: татар биюе буенча егетләр батлы Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа формат тәкъдим итә. Татар халык биюе буенча «Батыр батл» дип исемләнгән мастер-класс узачак.
-
Быел баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшәчәк? Россиядә әти-әниләрнең яртысы август аенда баланы мәктәпкә җыю өчен ял ала, күпчелек гражданнар бу максатларга 15 мең сумнан артык тотарга ниятли
-
Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Бу исемгә лаек булучыларга аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Бүген Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителгән көн (президент мөрәҗәгате)
Рөстәм Миңнеханов Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителү көне белән котлады:
«Сезне республикабыз, татар халкы өчен зур әһәмиятле, истәлекле вакыйга — Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан котлыйм.
Урта Идел буенда ислам тугызынчы гасырның икенче яртысында ук тарала башлый, мондагы рухи җирлектә тамыр җәя. 922 елда Алмыш илтәбәр җитәкчелегендәге болгарлар аны, Багдад хәлифе әл-Моктадир илчелегенең турыдан-туры катнашы белән, дәүләт дине буларак кабул итә. Бу хәл халкыбызның үсеш юлын сайлавына, дәүләтчелеге һәм милли аңы формалашуга гаять җитди йогынты ясый.
Ул шанлы чорлардан унбер гасырга якын вакыт узгач, Татарстан АССР төзелгәнгә 100 ел тулу бәйрәм ителә торган елда, без барыбыз да Аллаһ Тәгаләгә ихластан күңел баглап, мөселман дөньясының бөек казанышлары белән бәйләнешебезне тоюдан һәм борынгы бабаларыбызның игелекле гамәлләреннән горурлык хисләре кичереп, шул олуг вакыйгаларны хәтердә яңартабыз, туган республикабыз — Татарстанның һәм бөек Россиянең иминлегенә дога кылабыз, күренекле дин галимнәре һәм дин эшлеклеләренең кыйммәтле мирасы белән танышабыз.
Яңарыш кичергән Болгарның нәкъ үзәгендә гаҗәеп матур Ак Мәчет төзелде, мөселман дин белеме бирү өлкәсендә күренекле уку йорты буларак көннән-көн таныла барган Болгар ислам академиясе ачылды. Болар тарихи гаделлекне торгызу, шуның белән бергә Хәнәфи мәзһәбе традицияләрендә киләчәк үсешебезнең, милләтара һәм динара татулыкның нигезен тагын да ныгыту юнәлешендә мөһим адым булды.
Эпидемия белән бәйле вазгыять яхшырганнан соң татарстанлылар, шулай ук күп кенә ватандашларыбыз Бөек Болгарның борынгы ташлары шаһит булган данлы үткәнебезгә тирән ихтирам белдереп, бабаларыбыз истәлеген тантаналы төстә яд итә алыр дип ышанам.
Һәрберебез бу бәйрәмне ихлас дога, изге эшләр белән каршы алсын!
Сезгә чын күңелдән тынычлык, муллык, бәхет телим. Аллаһ берәүне дә рәхмәтеннән ташламасын!» диелгән мөрәҗәгатендә.
видео: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз