Логотип Идель
Яңалыклар

Бүген кафеларның җәйге верандалары ачыла

Бүгеннән казанлылар күптән көткән яңалык чынга ашачак: кафе һәм рестораннарның җәйге верандалары ачыла. Ләкин артык сөенмәгез…

Бүгеннән казанлылар күптән көткән яңалык чынга ашачак: кафе һәм рестораннарның җәйге верандалары ачыла. Ләкин артык сөенмәгез…

Эш шунда ки, әлеге күңел ачу һәм туклану урыннарына икешәрләп кенә барырга ярый. Өч кешелек броньне кафе-рестораннар кабул итмиләр. Бер өстәл артында бары тик ике кешегә генә утырырга рөхсәт.

e-kazan.ru интернет-порталы нәкъ менә бүген ачылачак җәйге верандалы кафе-рестораннар исемлеген төзегән.

Artel
Мөштәридә урнашкан бу бистро кунаклары өчен 11 өстәл әзерләп куйган. Эш вакыты: 8:00дән – 22:00гә кадәр. Уртача 1000 сум акчагыз китәчәк.

Марусовка
Лядский бакчасы янындагы әлеге ресторанда өстәлне ике сәгатькә генә алып була. Эш вакыты: 8:00дән – 22:00гә кадәр. Анда ашау уртача 1500-2000 сумга чыгачак.

Kommunalka
Профсоюз урамында урнашкан әлеге барда урын күп түгел, ләкин бар. Уртача чек – 1000-1500 сум.

Port bar
Щапов урамында урын алган әлеге бинада урын бик күп. Эш вакыты - 12:00-23:00. Уртача чек: 2-3 мең.

La famiglia
Әлеге ресторан Кремль яр буенда урнашкан. 12:00 дән 22:00гә кадәр эшли торган ресторанда якынча 1200 сумыгызны чыгарып салырга туры киләчәк.

Mio
Шулай ук Кремль янында урын алган ресторанга 12:00дән 22:00гә кадәр барып була. УРтача чек: 1200-1500 сум.

Сказка
Бауманда 7 өстәлен урнаштырганнар. 10:00-22:00га кадәр эшли торган әлеге кафеда уртача 700 сумын калдырып китәләр, ди.

Cuba Libre
Шулай ук Бауманда. Эш вакыты 10:00-22:00 сәгатькә кадәр эшли. Уртача чек: 900 сум.

Green dog
Бутлерова урамында урнашкан әлеге кафе 9дан 12гә кадәр эшли, уртача чек: 500 сум.

Chợ
Жуковский урамындагы кафега 11дән кичке 9га кадәр барып була. Якынча 500 сумыгызны калдырырга әзерләнеп барыгыз.

Әлеге кафе-рестораннардан кала “Соль”, “Лето”, “New Kitchen”, “Культ” кебекләре дә эшләргә планлаштыра. Башка ашау урыннары да җәйге веранда режимына күчәр дигән өмет бар, ләкин аларның кайчан ачылачагы әлегә билгесез. Аларның күпчелеге “үзең белән ал” форматына күчеп бетте, әлбәттә.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев