Логотип Идель
Яңалыклар

Бүген Камал театрында үзенчәлекле чара булачак

Бер сүз белән әйткәндә, иң нәзберек тамашачы да үзенә карарга кызык әйбер таба алачак. 

Бүген 22 октябрьдә Камал тетатрында "Яшьләр сишәмбесе" проекты старт ала. Кич, 18.00дән 00.00гә кадәр рәттән 3 кыска спектакль тәкъдим ителәчәк. Тамаша театрның кече залында узачак. Беренче спектакль Сөмбел Гафарованың “Парковка”, икенчесе - Энҗе Гыйззәтованың “Ишекләр” һәм өченчесе - Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” әсәрләрен карап булачак. Өч пьесаның өч режиссеры  булачак - Олег Кинҗәкүлов, Рамил Гәрәев, Фәрит Бикчәнтәев. Пьесалар арасында тамашачылар холлда яшь татар музыкантлары, рәссамнары, шагыйрьләре перформансларын күзәтә алачак. Бер сүз белән әйткәндә, иң нәзберек тамашачы да үзенә карарга кызык әйбер таба алачак. 

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев