-
Татарстанның 6 шәһәре 510 миллион сум грант откан Татарстанның 6 шәһәре иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен 510 миллион сум грант откан. Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм бәйгедә катнашу өчен республикадан барлыгы 7 шәһәр гариза тапшырган булган.
-
Казанлылар бию батлында көч сынашты 18 августта Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа форматын тәкъдим итте. «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» узды.
-
«Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан Фирдүс Тямаев барачак Быел бәйрәм Казан Кремленең Спас манарасы янәшәсеннән – 1 нче май мәйданыннан башлана. Гармунчылар парады Бауман урамы буйлап үтеп Камал театры янындагы мәйданга киләчәк
-
Кабан күле яр буенда татар драматургиясе турында фикер алышачаклар Татар китабы йортыннан дискуссияләр сериясе татар драматургиясе турында фикер алышу белән тәмамланачак. Йомгаклау очрашуы 19 нчы августта Кабан күле яр буенда узачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Бүген Казанда Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев искә алыначак
Каһарман очучыны искә алу тантанасы Казан елга техникумы бинасы каршындагы мәйданчыкта #Намнужныгерои акциясе кысаларында уза. Җиңү көне алдыннан легендар очучы, Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаев батырлыгы турында яшь буынның исенә төшерү һәм патриотик, һәм символик мәгънәгә ия: 1938 елда Михаил Девятаев үзе дә шушы уку йортын тәмамлый. Акциягә якташыбызның туганнары һәм якыннары, шул исәптән улы һәм оныгы, студентлар, мәктәп укучылары җыела һәм Михаил Девятаев һәм аның батырлыгы алдында баш игән һәркем катнаша ала.
Акцияне Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе һәм Казан елга техникумы студентлары оештыра. Алар барысы бергә истребитель очучы кылган дистәләрчә сугышчан очышларны символлаштыра торган кәгазь самолетлар очырачак. Аннары һавага 2019 һава шары җибәреләчәк, һәм бу акциянең кульминациясе булып торачак. Моннан тыш, бу көнне акциядә катнашучыларның барысы да кыр кухнясыннан ботка татып карый ала.
#Намнужныгерои акциясе 8 майда Казан елга техникумында (Несмелов урамы, 7) була, дип хәбәр итә оештыручылар.
Идел
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз