-
2022 елда Татарстанда 17 меңнән артык кешедә яман шеш табылган Статистика буенча, республикада яман шеш авыруының 14,2% ы – тире, 12,8% ы – сөт бизе, 12,7% ы эчәклеккә туры килә. Әлеге онкология авырулары буенча Татарстанда иртә диагностикалау технологияләре кулланыла.
-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Бүген - Халыкара балалар китабы көне

Бүген дөньяда Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Казанда балалар һәм өлкәннәр өчен кайбер чаралар уздырыла.
Мәсәлән, Республика балалар китапханәсендә “Г.Х. Андерсенның әкият дөньясы” дигән презентация-күргәзмә-очрашу әзерләнгән иде.
Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда Татарстанның балалар язучылары белән очрашу, “Тукай дөньясына сәяхәт” интерактив лекциясе булды. Шулай ук бүген 16.00 сәгатьтә робот-экскурсовод катнашында «Тукайны бергәләп өйрәник» исемле экскурсия була.
Бәйрәм көнендә Муса Җәлил мемориаль музеенда Йолдыз Шәрәпова белән очрашу була. Танылган шагыйрә, күп кенә балалар китабы авторы белән очрашу «Сезгә әйтер сүзем бар…» дип атала.
Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында ТР Язучылар берлеге әгъзасы, балалар язучысы Вера Хәмидуллина интерактив дәрес үткәрә. Сент-Экзюпериның Нәни Принцы әйтмешли, без барыбыз да балачактан килдек, шуңа күрә балалар китабы өлкәннәр өчен дә әһәмиятле. Чөнки китапка мәхәббәт балачактан ук тәрбияләнә. Сабыйларыгызны җитәкләп, Халыкара балалар китабы көне уңаеннан үткәрелгән чараларга барырга онытмагыз, дуслар!
Фото: kazanutlary.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз