-
18 нче майда Казан Кремле музейларына бушлай кереп булачак 18 нче майда Казан халкы һәм кунаклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясына һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясына бушлай керә алалар.
-
СТУДЕНТЛАР – СТУДЕНТЛАРГА Бу проектлар студентлар тарафыннан студентлар өчен эшләнелә. Нәкъ менә шундый синтез вакытында гына тыгыз элемтәләр корыла, очкын һәм чараларда үзенә күрә бер романтика барлыкка килә.
-
"Көй-мелодия" тапшыруында - кечкенә гармун "Идел-онлайн" ютуб каналында "Көй-мелодия" тапшыруының яңа чыгарылышы. Бу юлы музыкант Илнур Ганиев кечкенә гармун турында сөйли.
-
"Ярдәм" фонды мохтаҗларны тукландыруны дәвам итә "Ярдәм-помощь" гомуммилли хәйрия фонды аз керемле һәм мохтаҗларны тукландыруны дәвам итә.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Бүген - Халыкара театр көне!
27 март - Халыкара театр көне буларак бәйрәм ителә. Әлеге уңайдан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова республика халкын әлеге бәйрәм белән котлады.
“Татарстан – Россиянең зур театр үзәкләренең берсе, ул уникаль театраль мәдәнияткә ия. Бүгенге көндә республикада төрле жанрлы һәм юнәлешле дистәләгән театр эшли. Профессиональ коллективлар гына түгел, һәвәскәр коллективлар да үз иҗатлары белән сөендереп тора. Моннан тыш хосусый театрлар да, иҗат лабораторияләре дә уңышлы эшли, эксперименталь проектлар гамәлгә ашырыла”, - дилә котлауда.
Карантин булуына карамастан, татар театрлары үз эшләрен дәвам итәләр: репетицияләрдән онлайн-трансляция, архивтан спектакльләрнең видеоязмаларын, туры эфирда артистлар белән әңгәмәләрен урнаштырып баралар. Без дә сезгә, театр көне уңаеннан, кайбер видеоязмаларны карарга тәкъдим итәбез.
6. "Әкият" татар дәүләт курчак театры сайтында архивтагы видеоязмалар куелды.
Фото: пиксабай, "Татар-информ"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз