Логотип Идель
Яңалыклар

БҮГЕН КИНОГА БАРАБЫЗ!

Татарстан коронавирус чикләүләрен бетерүнең өченче этабына күчә.

   Бүгеннән, ягъни 17 августтан Татарстанда кинотеатрлар һәм концерт заллары эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Димәк, бүгеннән Татарстан коронавирус чикләүләрен бетерүнең өченче этабына күчә.

Театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары, цирклар һәм аквапарклар, санитар нормаларны үтәгән очракта, эшли башлаячак.

- Без чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчәбез. Бу Роспотребнадзор, сәламәтлек саклау министрлыгының системалы һәм җайга салынган эше һәм безнең муниципалитетларның зур ярдәме аркасында мөмкин булды, - ди президент.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев