Логотип Идель
Яңалыклар

БҮГЕН МИҢНЕХАНОВ ЧЫГЫШЫ КӨТЕЛӘ

Бүген VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советыныңың берьюлы ике утырышы була.

Бүген VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советыныңың берьюлы ике утырышы була. Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый.

«14 нче утырышта бердәнбер мәсьәлә — Татарстан Президентнының республикадагы эчке һәм тышкы вәзгыять турында Дәүләт Советына Юлламасы», — дип әйтте 16 сентябрьдә республика парламенты президиумы утырышында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина.

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узачак. Татарстан Дәүләт Советына юллама республика телеканалларында, шулай ук интернет челтәрендә онлайн күрсәтелә. Онлайн-трансляциягә сылтама Рәсми Татарстан сайтының баш битендә була. Чара бүген иртәнге унда башлана. 

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унбишенче утырышы көндезге 12 сәгатьтә булачак. Утырышның көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 9 республика закон проекты беренче укылышта каралачак.    

«Аларның бер өлеше финанс блогына керә. Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, 2021 елга хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү, 2021 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен республикада пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында закон проектлары, киләсе елга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проекты», — диде Маврина.

Беренче укылышта карау өчен республика Җир кодексына, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнгән. Көн тәртибенә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил билгеләү, Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларының вәкаләтләрен туктату һәм аларны сайлау турындагы мәсьәләләр кертелгән.

Трансляция 10:00 сәгатьтә башлана.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев