Логотип Идель
Яңалыклар

БҮГЕН МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВКӘ БРОНЗА БЮСТ АЧЫЛА

Бюст Минтимер Шәймиевнең туган авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее белән янәшә куелган.

Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бронза бюст куялар, дип хәбәр иткән идек. Әлеге бюст бүген ачылачак, дип яза "Татар-информ". 

Корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент. Бюстны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге ясаган. Скульптор — Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыган Фәнил Вәлиуллин.

Бюст Минтимер Шәймиевнең туган авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее белән янәшә куелган. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев