БҮГЕН ТАТАРСТАН ПРЕМЬЕР-МИНИСТРЫ КАНДИДАТУРАСЫН РАСЛЫЙЛАР
Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы булачак.
Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13 нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарларын килештерү планлаштырыла.
16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышында ике мәсьәлә — ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм республика вице-премьерларын билгеләү буенча Татарстан Президенты тәкъдимнәрен килештерү турындагы мәсьәлә генә каралды.
«Президент тәкъдим иткән барлык кандидатуралар да алдан Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралачак», — диде Республика Парламенты Секретаре Лилия Маврина.
Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы булачак.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев