-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
Бүген VII Халыкара татар теле олимпиадасы җиңүчеләрен бүләклиләр

Бүген Универсиада авылында Бөтенрусия ана телләре форумы уза. Форум кысаларында VII Халыкара татар теле олимпиадасы һәм яшь язучыларның «Илһам» Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре бүләкләнә.
VII Халыкара татар теле олимпиадасының йомгаклау этабы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында 22-25 апрельдә уза.
Анда Татарстан мәктәпләренең 8-11 сыйныфында укучы 232 бала – республика буенча олимпиадаларының призерлары һәм җиңүчеләре, Русия субъектлары гомуми һәм якшәмбе мәктәпләренең 8-11 сыйныфында укучы 191 бала – төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары;
Татарстан һәм Русия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән Интернет аркылы тестны һәм дистанцион әңгәмәне уңышлы тапшырган 77 студент катнаша.
Катнашучылар географиясе Русиядән: Кырым, Башкортстан, Марий Иле, Мордовия, Удмуртия, Чуашстан, Мәскәү, Әстерхан, Киров, Курган, Түбән Новгорд, Омск, Оренбург, Пенза, Самара, Сарытау, Свердлау, Төмән, Ульян, Чиләбе, Новосибирск өлкәләре, Ставрополь, Красноярск һәм Пермь крайлары, Ханты-Манси автономияле округын; чит дәүләтләрдән: Финләндия, Франция, АКШ, Австралия, Бөекбритания, Төркия, Канада, Казакъстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эстония, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзәрбайҗан кебек илләрне колачлый.
Олимпиаданың йомгаклау этабы татар теле һәм әдәбиятыннан, Татарстан һәм аның халкы тарихы буенча (ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан) язма эшләр туры, шулай ук «Дөнья киңлегендә Татарстан» темасына проект эшләрен телдән яклау рәвешендә үткәрелде.
Халыкара олимпиадада катнашучылар өч көн дәвамында ТР Милли музеена, Габдулла Тукай һәм Каюм Насыйри музейларына экскурсиягә барды, Кариев, Тинчурин һәм Камал театрларында спектакльләр карады, Казанның истәлекле урыннары белән танышты. Олимпиадада катнашучыларны алып килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Казан мәктәпләре белән танышу һәм остаханәләр оештырылды.
Яшь шагыйрь һәм прозаикларның «Илһам» конкурсы 2019 елның 11 гыйнварыннан 22 марткача 3 этапта үткәрелде һәм анда Татарстан һәм Русиянең 10 субъектыннан 1624 эш катнашты. Нәтиҗәдә, 100 кешенең иҗади эше призер һәм җиңүче дип бәяләнде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз