Логотип Идель
Яңалыклар

БҮГЕННӘН БАШЛАП ЛИФТ ҺӘМ ПАРКОВКАДА БИТЛЕК КИЮ МӘҖБҮРИ

Covid-19ны профилактикалау максатыннан, җәмәгать транспортыннан, такси һәм кешеләр күп була торган урыннардан тыш, Татарстанда бүгенге көннән башлап лифтларда һәм парковкаларда да битлек кияргә кирәк.

Covid-19ны профилактикалау максатыннан, җәмәгать транспортыннан, такси һәм кешеләр күп була торган урыннардан тыш, Татарстанда бүгенге көннән башлап лифтларда һәм парковкаларда да битлек кияргә кирәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Битлек кию мәҗбүри булган объектлар исемлеген киңәйтү өлешендә үзгәрешләр бар — бу беренче пункт. Моңа кадәр кешеләр күп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында һәм таксида битлек кию таләп ителә иде. Хәзер бу кагыйдәгә тагын берничә урын өстәлә. Шулай итеп машина кую урыннарында, лифтларда да битлек кияргә кирәк була. Республика норматив документы туры китереләчәк, ягъни бу үзгәрешләр кертеләчәк», — диде спикер.

Искәртеп узабыз, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәте гомуми битлек режимын кертте һәм 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр күңел ачу чаралары үкәрүне һәм җәмәгать туклануы оешмалары эшчәнлеген тыярга тәкъдим итте.

Любовь Авдонина Татарстанда кафе, рестораннарның эш вакытына чикләүләр кертү мәсьәләсе республика ведомствосы анализлаган вазгыятьтән чыгып каралачагын әйтте.

«Бүгенге көндә безнең республика территориясендә бу өлкәдә бернинди тыюлар да юк. Тагын бер кат кабатлап әйтәм: бүген без бу мәсьәләне карыйбыз, күзәтәбез, фикер алышачакбыз. Бу өлештә кабул ителәчәк карар җомга көнне билгеле булыр дип уйлыйм», — дип сөйләде җитәкче урынбасары. 

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев