Логотип Идель
Яңалыклар

БҮГЕННӘН - ДИСТАНТТА

Студентларның матбугат үзәгендә әйтүләренчә, чыгарылыш курсларыннан тыш, бөтен уку процессы электрон мәгълүмати-белем бирү тирәлегенә күчерелә.

Казан дәүләт медицина университеты 13 октябрьдән дистанцион белем бирүгә күчә. Бу хакта югары уку йортының студентлар матбугат үзәгенең «Вконтакте» төркемендә хәбәр ителә.

Төркемдә уку йорты ректорының боерыгын куйганнар. «2010 елның 13 октябреннән 25 октябренә кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университетының бөтен биналарында да яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, махсус санитар-эпидемиологик режим кертергә», — диелгән документта.

Студентларның матбугат үзәгендә әйтүләренчә, чыгарылыш курсларыннан тыш, бөтен уку процессы электрон мәгълүмати-белем бирү тирәлегенә күчерелә.

Шулай ук агымдагы елның ахырына кадәр фәнни-практик, мәдәни һәм башка массакүләм чаралар онлайн-режимда уздырылачак, диелгән боерыкта. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев