Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      733
      0
      5

    Әби Киркоровка фатирын бүләк иткән

    Ульяновск өлкәсендә яшәүче олы яшьтәге бер ханым үзе яшәгән фатирын рус эстрадасы йолдызы Филипп Киркоровка яздырган. Артист, әлбәттә, мондый зур бүләктән баш тарткан, ләкин ханым уеннан артка чигенмәгән. Әбинең сүзләренә караганда, аның картаеп үлгән әнисе дә Киркоровның иҗатына гашыйк кеше булган һәм ул да фатирын аңа бүләк итү хыялы белән яшәгән. Тик өлгермәгән генә.  Хәзер инде аның кызы  - бу әби Киркоровка фатирын бүләк итү язуына кул куйган.   Хәтта ул фатирдан күченеп киткән. “Мин анда үземне хуҗа итеп тоймыйм – Киркоров килсен дә яшәсен, кирәк икән сатсын – бу аның эше”, -дигән.   Филипп Киркоров фатирны үзенә рәсмиләштермәгән һәм хәтта килеп тә карамаган, дип хәбәр итә “Федераль хәбәрләр агентлыгы”.  

    Автор : Каспранова Ләйсән

    Реклама

    Чыганак: SM-News.

    Фото: Ачык чыганак. 

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама