Логотип Идель
Яңалыклар

Бию һәм фильм киче була

4 октябрьдә MOÑ театр мәйданчыгында фильм күрсәтәләр.

Балтач районының Сосна авылында чабата аеруча популяр. Аны биредә Татарстанның җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры күреп ала да, сәхнәдә таныта. Милли бию киче белән фильм бергә үреләчәк бу кич бар Татарстанга таныш чабата биюенә багышланачак.

Аның үзенчәлеге — ритмында: дүрттән ике түгел, ә дүрттән өч! Фильм карарбыз, бию перформансын татырбыз, үзебез дә чабата биергә өйрәнербез, диелә хәбәрдә.

Әлеге проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Фильм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә төшерелгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев