Логотип Идель
Яңалыклар

БИК КҮП ЗЫЯН КИТЕРГӘН ЯНГЫН

Татарстанның Питрәч районында «Царево Village» торак комплексында өч катлы торак йортта килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булудан тыш, тагын өч кеше зыян күргән.

Татарстанның Питрәч районында «Царево Village» торак комплексында өч катлы торак йортта килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булудан тыш, тагын өч кеше зыян күргән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын турында мәгълүмат сишәмбе көнне, 15 сентябрьдә кич белән килде. Янган фатирда ике кешенең гәүдәсе табылды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгында шулай ук өч кеше зыян күргән, дип белдергәннәр.

Әлеге вакыйга урынына район прокуроры Алмаз Әхмәтшин килгән. Ләкин янгынның килеп чыгу сәбәбе әлегә билгеле түгел.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев