-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Ир-атның гәүдәсе хатын-кызның коесы төбендә табылган Олы яшьтәге хатын-кыз 36 яшьлек улының гәүдәсен табып алган.
-
13 яшьлек көрәшче малай бер ай комада ята... Хәзер Ефим исемле бу малайны Республика клиник балалар хастаханәсенә күчергәннәр.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
Бик тәмле чебурек рецепты
Пәрәмәч бик тәмле, ләкин аны пешерү шактый мәшәкатьле, ә менә чебурек шулай ук тәмле булса да, алай мәшәкатьле түгел. Май да әзрәк китә.
Камырга:
1 стакан кайнар су, 2 аш кашыгы эретелгән ак май, тоз, он, 1 йомырка
Эчлеккә:
Фарш, суган, тоз, борыч
Рецепт: Кайнар суга май, тоз, он салып болгатабыз, иң азактан йомырканы салабыз һәм йомшак кына камыр басабыз. Юка гына итеп түгәрәкләр җәябез. Суганлы фаршка бераз су салып болгатабыз. Эчлекне камырга җәябез, кырыйларын чәнечке белән кыстырып чыгабыз. Табага бер-ике сантиметр үсемлек мае салып, утка куябыз һәм кызганын көтәбез. Чебурекны һәр ягыннан кыздырабыз. Тәлинкәгә кагазь тастымаллар җәеп, пешкән чебурекларны куябыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз