БИЛЕТ БӘЯСЕ АРТКАН, ЯЛ ИТӘРГӘ ТЕЛӘҮЧЕЛӘР САНЫ ДА КҮБӘЙГӘН
Россиядән Төркия курортларына очу бәяләре былтыргы белән чагыштырганда 30-40 тапкырга арткан.
Россиядән Төркия курортларына очу бәяләре былтыргы белән чагыштырганда 30-40 тапкырга арткан.
Мәскәү-Анталия рейслары ачылуга ук чит ил юнәлешләре арасында бу очыш иң популярына әйләнә. Билетка заказ бирүчеләр саны 5 тапкырга арта. Шул ук вакытта әлеге рейсның бәясе былтыргыдан 42%ка кыйммәтләнә. Мәскәүдән Истанбулга очыш бәясе исә былтыргы белән чагыштырганда 30%ка үсә. Санкт-Петербургтан Анталиягә очыш бәясе 61%ка арта, ә Истанбулга очыш 13%ка арзаная.
Россия курортларына билет бәясе исә арзанайган. Мәскәүдән Симферопольгә очу, мисал өчен, былтыргы белән чагыштырганда 15%ка төшә, ә Мәскәүдән Сочига – 19%ка арзаная. Иң кызыгы, әлеге юнәлешләр белән кызыксынучылар саны да кимегән, 10%ка…
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев