Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2843
      0
      6

    ӘБИЛӘР ЧУАГЫ КАБАТ БАШЛАНА

    Бу атнада Казанда кабаттан әбиләр чуагы башланачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.  

    «Хәзер Казанда тәүлеклек уртача температураның күпьеллык климатик нормасы 6 градусны тәшкил итә. Ул нормадан 5-6 градуска югары, бу зур аномалия. Хәзерге вакытта һава торышын югары басымлы антициклон билгели. Циклон Скандинавиядә, шуннан безнең территориягә фронталь система тартыла һәм алдагы көннәрдә без җылы секторда булачакбыз. Бу үзенә күрә әбиләр чуагының дәвам итүе, чөнки температура югары, явым-төшемнәр юк», — диде ул.

    КФУ профессоры искәрткәнчә, әбиләр чуагы — һава торышы бозылып алганнан соң, кояшлы һәм коры көннәр урнашу ул. Безнең киңлекләрдә бу күренеш еш кына октябрьнең икенче яртысында күзәтелә. Быел Казанда җылы һава торышы сентябрь ахырында башланып ике атна диярлек дәвам итте. Соңыннан салкын фронт килеп бераз суытты.

    «Бу атнада һава торышы әбиләр чуагына туры килә диярлек. Климатик исәпләүләр буенча, 12-14 көннәрендә тәүлеклек уртача температура 5-6 градусны тәшкил итәргә тиеш, әмма сизелерлек аномалия фаразлана. Бу атна аномаль җылы булачак», — диде Переведенцев.

    Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, бүген, 8 октябрьдә Казанда көндез 16 градуска, 9 октябрьдә 18 градуска кадәр җылытачак. Ике көндә дә кояшлы булачак. 
     

    tatar-inform.tatar

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр