ӘБИЛӘР ЧУАГЫ ҮТТЕМЕ, ӘЛЛӘ ӘЛЕ АЛДАМЫ?
Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә без Атлантик циклонның җылы секторында идек, шуңа күрә Казанда җылы булды. Хәзер без аның тыл өлешенә күчәбез, димәк, төньяк агымнар өстенлек итә. Әмма бу әбиләр чуагы түгел иде
«Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә без Атлантик циклонның җылы секторында идек, шуңа күрә Казанда җылы булды. Хәзер без аның тыл өлешенә күчәбез, димәк, төньяк агымнар өстенлек итә. Әмма бу әбиләр чуагы түгел иде», — ди Юрий Переведенцев
Географик фәннәр докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итүенчә, әбиләр чуагы безнең полосада ешрак сентябрь урталарында яки аның икенче яртысында, бик сирәк кенә октябрьдә була. Алтын көз антициклон тәэсирендә килә, ул вакытта коры, кояшлы һава торышы саклана.
Белгеч якын көннәрдә татарстанлылар әбиләр чуагын күрмәячәк, дип тә әйткән.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев