-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Бишбармак пешерәбезме?
Бишбармак ашаганыгыз бармы? Татарларда бәлеш нинди дәрәҗәгә ия булса, казахларда, башкортларда шундый дәрәҗәгә ия сый санала ул. Кыш көне ашар өчен бик шәп ризык. Пешерүе дә авыр түгел.
Кирәк булачак:
2-3 башлы суган, кишер, бәрәңге, йомырка, он, яшел үләннәр, төрле ит: тана, елкы, куй, төрле кош ите булырга, шулай ук төрле казылыклар да салырга була. Ит төрле булган саен яхшырак.
Итле шулпа кайнатабыз. Елкы, куй, үрдәк, каз итләре озаграк пешә, аларны иртәрәк салсагыз була. Шулпага тоз, борыч, лавр яфрагы салабыз . Шулпаның туртасын җыеп барабыз. Пешәм дигәндә, бәрәңге белән кишер салып җибәрергә була (казахлар салмый, башкортлар сала). Шулпа кайнаган арада, йомырка белән оннан токмач камыры кебек итеп кебек камыр басып, аны юка итеп җәеп (токмачтан калынрак булсын) шакмаклап яки кыек шакмаклап кисәбез, тозлы суда, яки шулпаның бер өлешендә пешерәбез.
Ите яхшылап пешкәч, аны шулпадан алабыз. Итне сөягеннән аерып, юка, эре кисәкләргә турыйбыз. Суганны әрчеп, божраларга кискәлибез. Итне һәм суганны тирән савытка салып, өстенә кайнар шулпа салабыз, өстен каплап, акрын гына утка куеп алабыз. Берничә минуттан, суган пешекләнгәч, берәр зур тәлинкәгә бушатабыз һәм пешкән бишбармак камырын да шул табакка җәеп салабыз. Өстенә вак итеп турап, укроп, яшел суган сибәбез, савытны өстәлнең уртасына куябыз һәм ләззәтләнеп ашыйбыз. Бишбармак янына кәсәдә һәр кешегә кайнар шулпа китерәләр.
Ашлар тәмле булсын!
Фото:pinterest.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз