Логотип Идель
Яңалыклар

Бишенче каттан сикергән хатынның баласын ярып алганнар, ләкин...

Уфада балалар тудыру йортының бишенче катындагы тәрәзәсеннә авырлы хатын сикергән.

Уфада балалар тудыру йортының бишенче катындагы тәрәзәсеннә авырлы хатын сикергән. Табиблар аның баласын хатын егылып төшкән җирдә ярып алырга мәҗбүр булган.

Вакыйга Уфаның 4нче санлы бала тудыру йортында була. Бишенче каттагы палатага салынган йөкле бер хатын тәрәзәдән сикерә. "КП-Уфа" язуынча, хатын психик авыру булган. Аның караучысы берничә минутка гына китеп торган.

Хатын егылып төшкән урынга тиз арада табиблар килеп җиткән һәм кесарево ярдәмендә баланы алганнар. Баштарак сабый исән диелгән иде, ләкин соңрак егылганда алынган җәрәхәтләрдән үлгән дип белдерделәр.

Хатынның йөрәге туктаган булган, әмма аны эшләтеп җибәргәннәр һәм хастаханәгә алып киткәннәр, дип яза Матбугат.ру

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: вакыйга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев