-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
БИСТӘЛӘРНЕ КЕМ ЧИСТАРТЫР?
Казан яны бистәләрендә яшәүчеләр, теләкләре һәм үз техникалары булса, урамнарны кардан чистартып, акча эшли ала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтте.
Ул Казанда юлларда кар чистарту белән дүрт генераль подряд оешмасы шөгыльләнүен әйтте.
«Кызганыч, бистәләрдә урамнарны чистарту проблемасы бар. Беренчедән, бер квадрат метр җирне чистарту бәясе шактый арзан. Икенче проблема — бистәләрдә хәзер кар чыгарырга урын да юк. Йортлар юлга бик якын булгач, кайчак карны юл читенә дә өеп барып булмый. Һәркемнең капкадан керү-чыгу юлы да ачык булырга тиеш бит», — диде Игорь Куляжев.
Аның сүзләренчә, шул дүрт подряд оешмасы үзе мөстәкыйль эшләргә теләгән трактористны эшкә кабул итә алачак. Кешеләргә контрактта язылган акча түләнәчәк. «Без мондый ярдәм булса, шат кына булачакбыз. Юл эшчеләре булса да, кабул итәчәкбез», — дип белдерде Игорь Куляжев.
Казанда юллар торышы өчен «Городское благоустройство», «Городские мосты», «Горводзеленхоз» и «ДРЭУ» оешмалары җавап бирә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз