Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Соры хезмәт хакы

    Битлек культурасы һәм яңа этика

    12-нче августта Казанның «Черек күл» паркында «Приличье стянутые маски...» дигән лекция узачак. Аны культуролог, фәлсәфә фәннәре кандидаты, КазГИК музейология, культурология һәм сәнгать кафедрасы укытучысы Павел Вавилов үткәрәчәк. Чара «Мост» арт-лекториясе программасы кысаларында узачак.

    Казанлыларга һәм шәһәр кунакларына заманча битлек мәдәнияте һәм яңа этикасы турында сөйләячәкләр. Павел Вавилов кешелек тарихында битлек темасын күтәрәчәк, аларны культурология һәм социаль теория күзлегеннән караячак, шулай ук битлекнең пандемия барлыкка килү белән мәгънәсе ничек үзгәрүен аңлатачак.

    Реклама

    Барлык теләүчеләрне 19:00 сәгатьтә парк амфитеатрында көтәләр, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе. Керү ирекле.

    Исегезгә төшерәбез, «Мост» арт-лекториясе июль башында эшли башлады. Бу «Черек күл» паркы амфитеатрында ачык лекцияләр һәм дискуссияләр циклы, аны галимнәр-тикшеренүчеләр, Казанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләре үткәрә.

    Чыганак: kzn.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы