Логотип Идель
Яңалыклар

«Бәхетле көнем» спектакле өй театры традицияләрен яңартачак

Спектакльгә әзерлек март аеннан ук башланган, әмма шәһәребездә булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә, премьераны 2021 елның көзенә күчерергә булганнар.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 22 һәм 23 майда «Бәхетле көнем» спектаклен (режиссеры – Екатерина Гороховская) тәкъдир итү була. 

Спектакльгә әзерлек март аеннан ук башланган, әмма шәһәребездә булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә, премьераны 2021 елның көзенә күчерергә булганнар. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бәхетле көнем» спектакле – артистлар һәм рәссамнар белән берлектә иҗат ителә, диелгән хәбәрдә.

Режиссер Екатерина Гороховская фикеренчә, кече залда уйналачак әлеге камералы спектакль өй театры традицияләрен яңартачак. Әти-әниләр үз тирәләрендә балаларны җыеп, аларга уйнап күрсәтә алачак, димәк.

Спектакльдә 4 актер катнаша. Аларның кем икәнен әлегә сер итеп саклыйбыз, спектакльгә баргач барысын да күрерсез. 

Спектакльнең иҗат төркеме:
Режиссер - Екатерина Гороховская
Режиссер ассистенты – Лилия Низамиева
Спектакльнең рәссамы - Игорь Капитанов
Костюмнар буенча рәссам - Фагыйлә Сельская
Композитор - Радик Сәлимов
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев