Логотип Идель
Яңалыклар

Бүләк бирешү мәхәббәтне арттыра

Никахны катлауландыра торган тагын бер күренеш бар бүген. Кызларыбыз, егетләребез утыз-утыз биш яшькә хәтле гаилә кормыйча яши. Матди максатларны беренче урынга чыгару бу.

Изге җомга көннәре хәерле булсын!

Никах турында алдагы язмаларның берсендә язып чыккан идек инде. Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин никахның нык булу серләре белән уртаклашуны дәвам итә: 

- Никахны катлауландыра торган тагын бер күренеш бар бүген. Кызларыбыз, егетләребез утыз-утыз биш яшькә хәтле гаилә кормыйча яши. Матди максатларны беренче урынга чыгару бу. Башта торырга фатиры, йөрергә машинасы, эше, дәрәҗәсе булсын, диләр. Тик алары булгач, гаиләнең хаҗәте калмый инде. Ул – формалашкан шәхес, рухи яктан үскән, финансы нык. Нигә әле үзе тапкан малы белән чит егет яисә кыз белән бүлешергә тиеш ди! Әлбәттә, ул булачак парына да зур таләпләр куя. Шул ук вакытта йөрәккә дә кертергә курка, үз-үзен саклау инстинкты эшли. Чөнки тормышны күрә: рәнҗетелгән хатыннар, исерек ирләр, ятим балалар турында мәгълүматы күп. Менә шуңа да, балагыз гаилә корырга теләк белдерә, яхшы гаиләдә үскән кешене сайлаган икән – каршы килмәгез. Рәсүлебез (с.г.в.) хәдисләрендә әйтә, әгәр яхшы кеше кызыбызны килеп сораганда каршы килсәң – Аллаһ Тәгаләнең ләгънәте дә булырга мөмкин, ди. Кем белә, бәлки шул ләгънәт аркасында кызыбыз утыз биш яшенә җитәр, онык та сөя алмабыз... 

Яшьли өйләнешкән гаилә ешрак әти-әни җилкәсендә була, әлбәттә. Бу очракта да әти-әниләрнең акыллы гамәлләре барысын җайлап җибәрә ала. Кайбер бай дәүләтле гаиләләрне беләм. Балаларына никах укыттылар да, аларга фатир бүләк иттеләр. Тик бу фатирда обой да, люстра да, башка җиһазлар да юк. Өстәл белән карават кына тора. «Ник болай эшләдегез?» – дим әти кешедән. «Без беренчел ярдәмне, нигезен бирдек. Калганын эшләп тапсыннар. Кысылмыйбыз, нинди кәнәфи, нинди тәлинкә кирәк – рәхәтләнеп үзләре булдырсын. Алай кадерлерәк була ул. Әгәр хәзер бөтенесен әзерләп бирсәк, бер мәшәкатьләре дә калмаса – торырлар микән?» – ди. Менә шулай икең бергә бер калактан башласаң, тормыш хәерлерәктер ул. Генерал хатыны булыр өчен, курсантка кияүгә чык, диюләре дә бу очракта бик туры килә.  

Никах шартларының тагын берсе – ике як та мөселман булу. Катнаш никахлар бик күп очрый. Гаилә бит ул бер дәүләт. Бер дәүләттә ике канун, ике конституция була алмый. Югыйсә, ул инкыйлабка китерә. Катнаш гаиләдә иң беренче инкыйлаб – бәби тугач була. Нинди исем кушарга? Ничек кушарга? Мәчеткә барыргамы, әллә башка җиргәме? Бәби кайсы конституциягә буйсынырга тиеш? Инкыйлаблар дәүләтне җимергән сыман, гаиләләрне дә таркатырга мөмкин. Картайгач, берең бер зиратта, икенчең икенче зиратта ятуы да авыр хәл бит. Шуңа күрә, гаиләдә башта ук бер канун булдыру хәерлерәк.

Никах ул гомердә бер була торган бәйрәм. Әти-әнигә әйтмичә, качып укыту динебезгә туры килә торган әйбер түгел. Дөньяда берни дә яшереп калып булмый. «Алдаган икән, безне санга сукмаган икән», – дип рәнҗи күрмәсеннәр. Егет икән, егет булсын! Бирмиләр икән кызны, йөрергә, бүләкләр бирергә, әти-әниләр күңеленә юлны табарга кирәк. Өйләнешкәч тә беркая китми бит алар, әле сезнең балаларны тәрбияләячәкләр. Шуңа күрә, аларның йөрәгенә юлны башта ук эзләгез. 

Никахның янә бер шарты – шаһитлар. Алар, дөньялыкта да, ахирәттә дә әлеге никах булды, дип әйтерләр. Мин гел шаяртып, шаһитларның кулында таяк булырга тиеш, дим. Әгәр бу гаиләдә кирәкмәгән тавыш чыга икән, килеп тәртип салып, тыныч күңел белән китәр өчен, кирәк ул. 

Кыз булачак иреннән бүләк сорарга тиеш. Борынгы китапларны карасак, анда берничә сыер, зур акчалар турында сүз бара. Бүген исә кызларыбыз чиста күңелле, «бер балдак, бер алка бирсә дә, риза», диләр. Диния нәзарәте, казыйларыбыз, бүген әлеге мәһер бәясен бераз күтәрергә кирәк, дип тәкъдим итә. Егет кызның кадерен, дәрәҗәсен белсен өчен кирәк ул. Әйтик, юк кына сәбәп аркасында өч тапкыр «талагын» әйтә дә, шуның белән вәссәләм. Әгәр ул мәһер итеп фатирын биргән булса, егет башкача фикерли. «Талак әйтсәм, фатирым да китә бит», дип кабаттан уйланыр, бәлки. 

Хөрмәтле ир-атлар, сезгә зур нәсихәт: гаилә тормышыгызның беренче елын онытмагыз. Кавышкан чаклар, никахны көткән минутларны истә тотыгыз. Ешрак бүләкләр бирегез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Бер-берегезгә бүләкләр бирегез, бүләк бирешү мәхәббәтне арттыра», ди.


Фото: https://www.pexels.com/

Бу темага тагын укы: Сериаллар карый-карый, әниләр дә бозылды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев