Логотип Идель
Яңалыклар

"Бәллүр каләм" премиясенә старт бирелде

"Бәллүр каләм" премиясе елдагыча журналистлар өчен уздырыла.

"Бәллүр каләм" премиясенең оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, конкурска гаризалар кабул ителә башлаган. Быел конкурс егерме өченче тапкыр уздырыла. Журналистлар өчен түбәндәге номинацияләр тәкъдим ителә:

 "Һөнәргә тугрылык"

"Елның иң яхшы редакциясе"

"Елның иң яхшы журналисты",

 "Объектив аша караш"

"Туган тел"

Әлеге номинацияләр кысаларында 2020 елның махсус проектлары – «Россия Федерациясендә театр елы», "Бөтенроссия халык санын алу - 2020", "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы" ," ТАССР төзелүнең 100 еллыгы", " Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы", " WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты" исәпкә алына. 

Конкурска эшләр 13 апрельгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420080, Казан ш., Декабристлар ур., 179нчы йорт.

 Эшләр «ТР журналистикасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXIII конкурсына (премиягә)» тамгасы белән тапшырыла. Мәгълүматны (843) 555-85-11, 555-76-03 телефоннары аша ачыкларга була.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев