Логотип Идель
Яңалыклар

БЛОГЕРЛАР ОЧРАШУЫ: ИНТЕРНЕТСЫЗ!

Сиздегезме, үзизоляция режимы башлану белән, блогерлар инстаграм язылучыларына тагын да якынайды кебек. Кызыклырак видеолар, конкурс-уеннар да артты. Димәк, бу режим аларны үз эшләрендә, киресенчә, илһамландырды гына. Хәзер режим йомшартылгач, татар блогерлары бергә җыелышып, сөйләшеп алырга булганнар.

  Татар Малай булып танылган Ринат Галиәхмәтов үзенең инстаграм битендә җиде блогер һәм аларның гаиләләре белән төшкән фото урнаштырды. Ринат сөйләве буенча, бу блогерларның беренче генә очрашуы түгел икән инде, традициягә әйләнеп бара дисәк тә була. Ә җыелуның төгәл максаты юк, бары тик күрешеп сөйләшер өчен җыелдык, ди Ринат. Ә иң мөһиме - интернетсыз!

- Без - иң актив татар блогерлары, Яр Чаллыда җыелышып, сөйләшергә булдык. Бер-беребезне инстаграм аша гына күрәбез, шуңа сирәк аралашабыз. Узган ел җәйдә шулай ук күрешкән идек. Бу "Закрытая вечеринка татарских блогеров" кебек була инде. 

 - Ринат, үзизоляция вакытында видеолар төшерү кыен булмадымы, сезгә яңалык, тема эзләргә кирәк бит?

- Блогерлар белән аралашудан чыгып әйтә алам, үзизоляциянең файдасы бик күп тиде, чөнки без кешегә нәрсә кызык икәнен беләбез. Аннан соң күп кеше өйдә утырды - караучылар, язылучылар да артты. 

Фотода: сулдан: Татар малай (@tatar_malay), Илүзә (@iluzyshka_tamlyshka), Резеда һәм Альбина (@instatarki), Илүсә (@19ilyca94), Айдар (@oaidar_chik), Юля (@ju_nabieva).

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев